Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«1 нче балалар музыка мәктәбе»  муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесенә 1959 елда нигез салына. Учреждение сәнгать өлкәсендә профессиональ белемгә кадәрге өстәмә гомуми белем бирү һәм гомуми үстерешле программаларны тормышка ашыру буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру хокукына ия. Укытуның төп максаты – балаларны сәнгатькә тарту, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларга башлангыч һөнәри күнекмәләр бирү.

Укыту түбәндәге 4 бүлектә: фортепиано, оркестр, халык, хор бүлекләрендә 13 белгечлек: фортепиано, скрипка, виолончель, флейта, гобой, саксофон, бәрмә уен кораллары, баян, гармун, аккордеон, думбра, гитара, хорда җырлау буенча алып барыла. Биредә 6,5 – 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр музыкаль белем ала. 1 нче балалар музыка мәктәбендә 210 кеше шөгыльләнә.

Мәктәпкәчә яшьтәге (4 - 6 яшьлек) балаларны укыту өчен «Art-малыш» эстетик үсеш төркеме оештырылган.

Учреждениенең эш режимы: 08.00 - 20.00 сәг., көн саен. Якшәмбе – ял көне. Мәктәп ике сменада эшли.

Адресы: 423802, Яр Чаллы шәһәре, Павел Корчагин исемендәге бульвар, 2 (10/16) йорт.

Телефоннары: тел./факс (8552) 70-48-20, 71-19-97

Е-mail:dmsh-1@mail.ru

Рәсми сайты: https://edu.tatar.ru/n_chelny/org5863


Хезмәткәрләр:


Четверг, 29 сентября 2022, 15:31